«Дулкын» халык ансамбле Мари иленнән лауреат булып кайтты
Яңалыклар

«Дулкын» халык ансамбле Мари иленнән лауреат булып кайтты

Бию фестивалендә илебезнең төрле почмагыннан 50гә якын коллектив катнашты.

  Шушы көннәрдә  Мари Иле башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә 12 нче тапкыр «Михаил Мурашко дусларын чакыра» дип исемләнгән Халыкара биючеләр һәм хореограф-куючылар конкурсы узды. Анда Россиянең әйдәп баручы коллективлары катнашты, алар соңгы елларда иҗат иткән биюләрен күрсәттеләр. Йошкар-Ола илебезнең төрле почмакларыннан 46 коллективны, меңнән артык катнашучыны кабул итте.Быел жюри 200дән артык биюне бәяләде. "Дулкын" халык ансамбле 2нче дәрәҗә  лауреат булды.


Нет комментариев