Дәүләт Думасы энергетикларны балигъ булмаганнарга саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу турындагы законны хуплады. Бу хакта ТАСС яза.
Документны депутатлар узган елның декабрендә кертте, ә март аенда ул беренче укылыш узды. Хәзер төзәтмәләр Россия Административ хокук бозулар кодексын тулыландырачак.
Балаларга энергетик эчемлекләр саткан өчен гражданнарга 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 200 меңгә кадәр, ә юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Хокук бозуларны карау белән РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары шөгыльләнә, алар алкогольсез эчемлекләр сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра, ә полиция хокук бозуны ачыклаганда хокук бозучыларны җаваплылыкка тарта ала.
Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
фото https://ru.freepik.com/


Нет комментариев