Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Египет судмедэксперты самолетның җиргә килеп төшкәнче үк шартлавын фаразлый

Airbus A321 самолетында һәлак булган пассажирларның гәүдәләренә килгән зыян һавада ук шартлау булганына ишарәли. Моны Египет судмедэксперты белдергән. Гәүдә өлешләренең төрле җирләргә чәчелүе самолетның җиргә килеп төшкәнче үк шартлавын фаразлый. Аның сүзләренчә, үлүчеләрнең шәхесен ачыклау өчен ДНК анализы да кирәк булуы ихтимал. Белгечләр аларның травмасын ике төргә бүлә: килеп төшү...

Airbus A321 самолетында һәлак булган пассажирларның гәүдәләренә килгән зыян һавада ук шартлау булганына ишарәли.
Моны Египет судмедэксперты белдергән. Гәүдә өлешләренең төрле җирләргә чәчелүе самолетның җиргә килеп төшкәнче үк шартлавын фаразлый. Аның сүзләренчә, үлүчеләрнең шәхесен ачыклау өчен ДНК анализы да кирәк булуы ихтимал. Белгечләр аларның травмасын ике төргә бүлә: килеп төшү нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләр (самолетның алгы өлешендәгеләр) һәм тән пешү.
Белгечләр алгы өлештә утыручыларның күкрәк читлегенә, эчләренә зыян килүен һәм аяк-куллары сыну, эчке органнарның өзелүен әйтә. Самолетның арткы өлешендәгеләрдә экспертиза 90 % ка кадәр тән пешүен, димәк, шартлау булганлыгын фаразлый. Пешкән тән кисәкләре хәзерге вакытта шартлаткыч эзләре булу-булмауга тикшерүгә озатылган.
Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев