“Экологик куркынычсызлык”
Яңалыклар

“Экологик куркынычсызлык”

Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең 5 июль көне планы нигезендә “Экологик куркынычсызлык” темасы буенча экологик сәгать үткәрелде. Экологик сәгатьнең максаты әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.

Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү. Экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү. Чара барышында “Экологик грамоталылык” рубрикасы, “Табигатьне саклагыз”  темасына викторина, экологик  мәсьәлә буенча фикер алышу, “Җир – безнең уртак йортыбыз ” – стена гәҗите, “Балаларга табигать турында” – китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев