Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Эксперт су өчен түләүнең кемнәргә һәм никадәр артачагын аңлатты

Шулай да әлеге үзгәреш барлык гражданнарга да кагылмаячак...

   Су өчен түләү әле һаман да исәпләү приборлары куймаган кешеләр өчен генә артачак, дип белдерде Комплекслы стратегик тикшеренүләр институты аналитигы Наталья Чуркина «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

  Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта мондый гражданнар өчен түләүләр куллану нормалары, әмма 1,5 тапкыр арттырылган коэффициент буенча исәпләнә. Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы аны икеләтә (3кә кадәр) арттырырга тәкъдим итә. Бу нормативлар буенча түләү счетчик буенча түләүгә караганда отышлырак булган кешеләрнең санын киметергә тиеш.

«Әлеге үзгәреш барлык гражданнарга да кагылмаячак, чөнки Россиядә салкын суны исәпләүнең индивидуаль приборлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе – 84 процент, кайнар су өчен 87 процент тәшкил итә», - дип искәртте эксперт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekspert-su-ocen-tulaunen-kemnarga-ham-nikadar-artacagyn-anlatty-5906703

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев