Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт: Татарстанда туфракның коры булуы язгы ташуны җиңеләйтәчәк

Республикада кар катламының биеклеге узган елгыдан 15 процентка түбән.

Быел Татарстанда туфрактагы дым күрсәткече күпьеллык күрсәткечләрдән 60 процент дәрәҗәсендә. Бу язгы ташуны җиңеләйтәчәк, чөнки җир кар суларын сеңдерәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов сөйләде.

Бүген республикада 35 гидрология посты эшли, диде ул. Алар автомат режимда эшли һәм Татарстанның төп су объектларында гидрологик хәлне күзәтә.

«2019 елда су - ташуга йогынты ясый торган төп фактор туфракның дымлылыгы. Ул республика территориясе буенча күпьеллык күрсәткечләрдән 60 процент дәрәҗәсендә. Бу туфракта артык дым булмавын һәм кар суларын шактый сеңдерә алуы турында сөйли. Бу су объектларында язгы ташуны җиңеләйтәчәк», — диде Соколов.

Кышын кар күп явуга карамастан, кар катламы күпьеллык күрсәткечләрдән 20 процентка гына артык һәм узган елгы күрсәткечләрнең 85 процентын тәшкил иткән.

«Быел язгы ташу күпьеллык күрсәткечләр чамасы һәм язгы процесслар ничек баруына карап бераз югарырак булырга мөмкин. Су юллары тыгылу куркынычы бар», — дип кисәтте Алексей Соколов.

Очрашу азагында ул Куйбышев сусаклагычын боздан арындыру процессы да норма кысаларында узачак, диде. Анда боз катламы 25 апрельдән 30 апрельгә кадәр кузгалачак.

 

Фото: архив, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев