Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел хатын-кызы” җиңүчеләре – Президентта [+фоторепортаж]

4 мартта Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президент белән очрашуда сабалылар да бар иде. Шәхси эшмәкәр Гөлнара Галимова, финанс-бюджет палатасы бүлек начальнигы Гөлнара Заһидуллина, Кызыл...

4 мартта Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президент белән очрашуда сабалылар да бар иде. Шәхси эшмәкәр Гөлнара Галимова, финанс-бюджет палатасы бүлек начальнигы Гөлнара Заһидуллина, Кызыл Мишә мәктәбе технология укытучысы Рәсимә Әхмәтова, Шыңар мәдәният йорты директоры Фәридә Садыйкова, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Райнур Әхмәтов - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2016" конкурсының йомгаклау турында катнаштылар. Аларның хезмәтләре, яшәү рәвешләре күпләргә үрнәк. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та бу хакта чарага озату тантанасында әйтеп үтте.

Аларга тормышларында һәм эшләрендә уңышлар теләп, чәчәкләр бүләк итеп, ихлас теләкләрен җиткерде. Чарада катнашучыларның һәркайсысы үз номинациясе буенча җиңүгә лаек. "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Райнур Әхмәтов исә "Ир-ат - лидер" номинациясендә республикакүләм җиңүгә лаек булды. "Шундый мәртәбәле бәйгедә катнашу хокукы биреп, халыкка күрсәтеп, киләчәккә хезмәт дәрте бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт", - ди катнашучылар.

7 март көнне исә район мәдәният йортында районыбыз хатын-кызларын тәбрикләделәр. "Хатын-кыз иң элек баласының дөньяга килгәнен, беренче көн балалар бакчасына илтеп куйгач үткән ике сәгатьне, мәктәптән, уку йортыннан, армиядән көтеп ала. Сугышка улларын, ирләрен озатып көтеп-көтеп тә кайтуын күрергә насыйп булмаган аналар да бар. Хатын-кыз бик актив зат, тормышны матурлауга бар көчен куя, безне - ир-атларны тормышны яхшыртуга яңа ысуллар уйлап табарга этәрә. Хатын-кыз - бөтен яшәешнең двигателе. Сезгә тормышта гел бәхет кенә юлдаш булсын, йөзегездә һәрвакытта да язгы кояш нурлары балкып торсын", - дип тәбрикләү сүзләре җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов. Һәм күп санлы хатын-кызларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында "Ана даны" медаленә ия, районның финанс өлкәсенә, җирле үзидарәләр эшчәнлегенә өлеш кертүчеләр, педагог ветераннар да бар.

фоторепортаж

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев