Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Элек бер тәүлеккә җиде-сигез бала дөньяга килә иде, хәзер атнасына да аның кадәр бала җыелмый..."

Тормыш яхшырган саен авырулар арта, шул исәптән хатын-кызларга кагылышлылары да. Балаларның аз санда дөньяга килүе һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булуы үзен нык сиздерә.

Элекке буын бу мәсьәләдә белемсез булган дип көлергә яратсак та, алар балага кирәклесен үз вакытында төшендерә белгән. Ә бүген Интернет, гәзит-журнал битләрендә нинди генә мәгълүмат юк! Шул ук вакытта кайсыбер хатын-кызларның бу өлкәдә берни белмәве, үз саулыкларына битараф булуы борчый, ди табиблар.

Район үзәк хастаханәсенең хатын-кызларны консультациясе акушеркасы Наҗия Гатауллина да озак еллар эшләү дәверендә элеккеге буын әниләре белән бүгенгеләр арасында аерма зурлыгын әйтә:

-Мин эшли башлаган елларда бер тәүлеккә җиде-сигез бала дөньяга килә иде. Хәзер атнасына да аның кадәр бала җыелмый. Безне, хатын-кызлар сәламәтлегенең елдан-ел начараюы борчымый кала алмый. Җенси тормышны иртә башлау, партнерларны еш алыштыру, тәмәке, наркотиклар, алкогольле эчемлекләр куллану яшь хатын-кызларның гына түгел, булачак балаларның да сәламәтлегенә зыян сала.

-Гинекологик чирләр нигездә ничек ачыклана? - дип сорыйм Наҗия Солтан кызыннан.

-Эшләүче халык арасында ел саен диспансеризация үткәрелә, күп чирләр шул вакытта ачыклана. Шулай ук мәҗбүри медицина тикшеренүе үтү дә үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Ел саен төрле белгечләрдә тикшерелү, анализлар тапшыру чиргә вакытында чик куюга ярдәм итәргә мөмкин. Һәр хатын-кыз моны гадәтенә кертсен иде, - дип җавап бирде ул.

Наҗия Гатауллина - 35 елдан артык гомерен аналар, туачак балалар язмышын кайгыртып үткәргән акушерка. Ә бу юнәлештә хезмәт куйганда уку йортында алган белемең генә җитми, таләпчәнлек, тәвәккәллек тә кирәк. Кайчагында без табибларның, алар янәшәсендәге шәфкать туташларының таләпләрен кабул итеп тә бетерә алмыйбыз. Хәзерге яшь әниләр дә табиб сүзе белән исәпләшәсе килмәү күренешләре дә чагыла.

Хезмәте кеше гомере, аның исәнлеге өчен җаваплы булачаганы алдан белсә дә, тәвәккәллек белән шушы һөнәрне сайлаган Икшермә авылында туып-үскән кыз. Һәм аңа үкенми дә.

- Мин башка хезмәттә эшли алырмын да кебек түгел. Сау-сәламәт бала табу өчен хатын-кызларга ярдәм итә алабыз икән, без сөенәбез генә. Көнгә 50-55 хатын-кызны кабул итәргә туры килә - ди ул.

Консультациягә килгәнче, бала тудыру бүлегендә дә эшли. Төнге сәгатьләрдә бала табучы аналарга табиб буларак та ярдәм күрсәтергә туры килә. Сәгатьләр буена бала тудыру өстәле янында басып торган табиб һәм акушерның башында нинди кичерешләр булуын кеше тормышы, кайвакытларда ике кеше - бала белән ана гомере өчен үзе җавап бирүче генә аңлар. Наҗия Гатауллинаны да кыю холкы, үз көчеңә ышанганлыгы, тәвәккәллеге дә бизәп тора.

Илдус абый белән бергәләп үстергән балалары да тормышта үз урыннарын тапкан. Кызы Айгөл белгечлек сайлау мәсьәләсен әнисенә карап хәл итә, медицина белгече. Уллары Айгиз теркәү палатасында эшли.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасы белән бәяләнгән.

-Хатын-кыз сәламәт булганда гына гаиләдә иминлек, балаларның шат авазы була. Шуңа да, хатын-кызлар, үзегезгә игътибарлы булыгыз. Елына 1-2 тапкыр булса да табибларга күренергә вакыт табыгыз, - дип тәмамлады ул сүзен.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев