Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Балтач табибы җиңде

Ул - Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раушания Әхмәтшина.

Бу минутларда Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы бара. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңүгә Балтач үзәк район хастаханәсенең Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раушания Әхмәтшина лаек булды.

Раушания Әхмәтшина үз участогында дүрт авыл халкы сәламәтлеген кайгырта. Субаш фельдшер-акушерлык пунктында 36 елдан артык эшли. Профилактикага зур игътибар юнәлтә.

Бу номинациядә җиңүгә, шулай ук, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең Мокро-Курналинск ФАП мөдире Зөфәр Сафин, Республика клиник онкологик диспансерының радионуклид терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлнара Вафина дәгъва кылган.

Татарстанда бүген 36 меңнән артык урта медицина хезмәткәре исәпләнә.

  • Бүген биредә "Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясала. "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнә. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган. Бәйгедә катнашу өчен 152 гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен, былтыр 146 гариза кабул ителгән булган. 

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев