Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энергетика министрлыгы ягулык бәясенә тәэсир итәрдәй закон проекты әзерләгән

Нефть продуктларына экспорт пошлинасын арттырырга мөмкиннәр.

Энергетика министрлыгы нефть продуктларына экспорт пошлинасын арттыру турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта Энергетика министры Александр Новак Россия Президенты Владимир Путинга “Туры элемтә” дә видеокушылу барышында хәбәр итте.

“Без хөкүмәттә өстәмә рәвештә бәядән тайпылу очракларын җайга салырга мөмкин булган алымнарны эшләдек. Монда сүз нефть продуктларын экспортка чыгарганда экспорт пошлинасын кертү турында бара. Моның өчен тиешле закон проекты әзерләнгән, без аны якын арада Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә әзер”, - дип белдерде ул.

“Бу бәяләр үсмәсен өчен өстәмә стимул булачак”, дип билгеләп үтте министр.

“Бу дөрес түгел. Шуны аңларга кирәк, бу төгәл булмаган, йомшак итеп әйткәндә, соңгы вакытта энергетика, энергоресурслар тармагындагы көйләнеш нәтиҗәсе”, - дип белдерде Путин “Туры элемтә” барышында, Санкт-Петербургтан Алексей Караваев сорауына. Ул видео аркылы ягулыкка бәяләр кайчанга хәтле үсәчәге турында сорау биргән иде.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев