Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшчәнлекләре нәтиҗәлеме?

2018 елның 31 декабренә кадәр барлык татарстанлылар да җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булулары турындагы фикерләрен интернет ярдәмендә җиткерә ала.

Сораштыру формасы  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында (mert.tatarstan.ru) (теркәлү өчен http://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча  керергә  кирәк)  күрсәтелгән. Әлеге баннер Татарстан Хө­күмәте, муниципаль берәмлекләр порталларында, шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның рәсми сайтларында да урнаштырылган. Сораштыруның төп максаты - халыкның җирле хакимият, хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булуларын өйрәнү. Татарстанлыларның сораштыруда катнашулары җитәкчеләрнең эш сыйфатын объектив бәяләргә ярдәм итәчәк. Сораштыру аноним төстә уза һәм аның йомгаклары җирле үзидарә органнары, халыкка хезмәт күрсәтүче  оешмалар эшчәнлегенең нәти­җәлелеген арттыру максатында файдаланылачак. Сораштыруда катнашучылар үзләре яшәгән төбәктәге түрәләр һәм башка белгечләрнең хезмәтен бәя­­ләргә тиеш. Әмма беренче яртыеллык  йомгаклары халыкның  сораштыруда түбән активлыгын күрсәтә. Әйтик, Са­ба районы буенча нибары 28 кеше  җирле үзидарәләр эшчәнлегенә карата үз фикерен белдергән. Уздырылган сораштырулар нәтиҗәләре буенча рес­публика дәрәҗәсендә эшчәнлекнең нәти­җәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән  карарлар әзерләнәчәк. Үз тормышыбызга битараф булмыйк.

Фото: https://pixabay.com | TeroVesalainen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев