Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды

Район прокуратурасы карантин кертелгән үсем­лекләр ташу, саклау, файдалану кагыйдәләрен бозу очракларын фаш итте. "Үсемлекләр карантины турында"гы Федераль закон нигезендә гражданнар, юридик затлар карантин кертелгән продукция белән эш итүләре турында кичекмәстән әлеге өлкәдә күзәтчелек итүче органнарга хәбәр итәргә, фитосанитар контрольне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлылар. Карантин кертелгән продукция ташыган...

Район прокуратурасы карантин кертелгән үсем­лекләр ташу, саклау, файдалану кагыйдәләрен бозу очракларын фаш итте. "Үсемлекләр карантины турында"гы Федераль закон нигезендә гражданнар, юридик затлар карантин кертелгән продукция белән эш итүләре турында кичекмәстән әлеге өлкәдә күзәтчелек итүче органнарга хәбәр итәргә, фитосанитар контрольне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлылар. Карантин кертелгән продукция ташыган транспорт чаралары һәм контейнерлар бары тик моның өчен билгеләнгән махсус урыннарда гына чистартылырга (юдырылырга) тиеш.

Прокуратура тикшерүе шәхси эшмәкәр Идаятовның карантин кертелгән продукцияне, аерым алганда, 2 тонна күләмендәге кәбестә, помидор баклажан, суган, бәрәңге, карбыз, кавын, виноград, нектаринканы товар-озату документларсыз, аларның кайсы илдән кертелгәнлеге турында мәгълүмат булмаган килеш ташуын, бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә хәбәр итмәвен ачыклады.

Шул уңайдан шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылып, материаллар тиешле чара күрү өчен ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенә җибәрелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев