Эшсезлек үз-үзенә кул салуга этәргән
Яңалыклар

Эшсезлек үз-үзенә кул салуга этәргән

31 яшьлек ирнең үле гәүдәсен йорт яныннан очраклы үтеп баручы кешеләр күреп ала. Бу хәл Казанның Ямашев проспектында була. Йортта яшәүчеләр ир-атны иртә белән алар йортына килеп, 14 нче катның гомуми балконыннан - 30 метр биеклектән сикергәндер дип фаразлыйлар. Һәлак булган адәмнең шәхесен полицейскийлар тиз ачыклый: аның әти-әнисе вакыйга булган...

31 яшьлек ирнең үле гәүдәсен йорт яныннан очраклы үтеп баручы кешеләр күреп ала.

Бу хәл Казанның Ямашев проспектында була. Йортта яшәүчеләр ир-атны иртә белән алар йортына килеп, 14 нче катның гомуми балконыннан - 30 метр биеклектән сикергәндер дип фаразлыйлар.

Һәлак булган адәмнең шәхесен полицейскийлар тиз ачыклый: аның әти-әнисе вакыйга булган йорттан ерак түгел генә яши икән. Фаҗига турында хәбәрне ишеткән хатыны тормыш иптәшенең соңгы вакытта озак кына эш таба алмыйча интегүен сөйләп бирә. Мөгаен, үз-үзенә кул салуга китергән сәбәп әнә шулдыр.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев