Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗигале төстә һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк

"Хезмәттәшебезнең кызлары мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел", ди Ленар Габдрахманов.

27 апрельгә каршы төндә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Матренин гаиләсенә нинди ярдәм күрсәтеләчәге билгеле булды. Бу хакта бүген журналистларга әлеге хәлгә багышланган брифингта ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов әйтте.

"Матренин хатыны һәм 8, 11 яшьлек ике кызы белән социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәде. Бүген хезмәттәшебез гаиләсенә нинди ярдәм күрсәтеләчәге хәл ителә. Без аның ипотекасын түләп бетерергә ярдәм итәчәкбез. Шулай ук Юрий Матрениннның кызлары - безнең кызлар, ЮХИДИ кызлары. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Без аларга югары уку йортына кергәнче ярдәм итәчәкбез", - диде Ленар Габдерахманов.

Аның сүзләренчә, идарә бу хакта Матренинның хатыны белән дүшәмбе көнне күрешеп сөйләшәчәк.

Искәртеп үтик, 27 апрельгә каршы төндә, «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы авариядә ЮХИДИ хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.

Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган.
Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Юрий Матренин бүген җирләнәчәк дип тә хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев