Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федерация советы минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында законны хуплады

2019 ел башыннан аның күләме 117 сумга артачак.

Кичә Россия Федерация советы минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 117 сумга арттыру турындагы законны хуплады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме бу елның икенче кварталы яшәү минимумы яки 11280 сум белән тигезләшергә тиеш.

Федераль законнар буенча, һәр елны 1 гыйнвардан эшкә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме, узган елның II кварталы өчен яшәү минимумының 100 проценты кадәр булырга тиеш. 

Бу норма үз көченә керү нәтиҗәсендә, бөтен ил буенча 3,7 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артачак.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев