Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

FIFA җанатарлары фестивале ачылышында туп формасындагы чәкчәк белән сыйлаячаклар

Гиннесс рекордлар китабы вәкилләре чәкчәк күләмен теркәячәк.

Бүген, 14 июньдә, “Казан” гаилә үзәге янында FIFA җанатарлары фестивале ачылышында туп формасындагы чәкчәк белән сыйлаячаклар. Аның авырлыгы 4 мең килограммнан артып киткән.

Бу хакта Instagramда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте. ”Хәзерге вакытта Гиннесс рекордлар китабы вәкилләре рекордны терки. Шуңа була безнең фанфест турында “балга манганнармыни” дип шаяртаячаклар әле”, - дип хәбәр итте ул.

”Welcome to Kazan! Рәхим итегез Татарстанга! Добро пожаловать в Россию!” җанатарлары фестивале ачылышы 15 сәгать 30 минутта була.

Театральләштерелгән шоу Казанның, Татарстанның һәм Россиянең тарихи, мәдәни һәм спорт мирасы турында сөйләячәк. “Казан” гаилә үзәге мәйданында Татарстан дәүләт камера хоры, “Мизгел” бию театры, Казан” бию ансамбле, CRYSTAL шоу балеты, Drum Time барабан шоуы, Action Man Crew брейк-командасы һәм тагын бик күп чыгышлар булачак.

Фестивальнең беренче көн хедлайнеры “Мураками” төркеме һәм солистка Диләрә Ваһапова командасы булачак.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X