Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Филология институты бинасы эчендә Тукай һәм Толстойга сыннар куелган

Сыннар мәрмәр таштан эшләнгән.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар шагыйре Габдулла Тукай, рус язучысы Лев Толстойга сыннар урнаштырылган. “Татар-информ”га билгеле булганча, һәйкәл якын киләчәктә эшләнелеп бетәчәк.

Толстой белән Тукай арасында кулына китаплар тоткан яшь студент кыз сыны да бар. Алар барысы да мәрмәр ташыннан ясалган. Әлеге сыннар туган телгә мәхәббәт һәм өметне символлаштыра.

Сыннар артында Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” һәм Толстойның “Аң һәм әхлак һәрчак тәңгәл килә” дигән цитаталары татар, рус һәм инглиз телендә язылган. Моннан тыш, институтның икенче катында Габдулла Тукай әкиятендәге геройлар – Су анасы һәм Шүрәле сыннары да урнаштырылган.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев