Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физкультурачы көне белән котлыйбыз

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда...

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Без алдагы елларда да районда спорт үсәр һәм ныгыр, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр артыр дип ышанабыз. Ә якташларыбыз төрле бәйгеләрдә матур җиңүләре, яңа рекордлары белән сөендерерләр. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, югары спорт нәтиҗәләренә ирешүегезне телибез.

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X