Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридә Бөтенроссия конкурсында җиңде

Бу көннәрдә Казанның Кәрим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия мәктәпләре арасында “Ул кабызган ут­лар балкышы” ижади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Тәб­рик­ләнүчеләр арасында Са­ба гимназиясенең 11Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина да бар. Фәридә бәйгенең "Спектакльдән монолог" номинациясендә l урынга лаек булды (укытучысы – Р.М.Газиянова).

"Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесе күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 134 ел тулу һәм театрның 115 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев