Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ 54901 моделен сынап карады

"Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина", - дип бәяләде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "КАМАЗ" заводының фәнни-техник үзәгендә булды. Биредә ул яңа КАМАЗ 54901 моделен карады.

Парламент башлыгы яңа машинаның руле артына утырып, үзе дә сынап карады. "Бер бүлмәле фатир кебек бу. Яныма берәр кеше дә кирәк. Алайса, Казанга китеп баруым бар", - дип шаяртты.

Әйләнеп йөреп килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин фикерләре белән уртаклашты. "Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина. Югарыда патша кебек утырасың", - диде.

Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин фәнни-техник үзәкнең произодство корпусында хезмәткәрләр белән аралашып алды.  

Фото: Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев