Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проекты финалчылары белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проекты финалчылары белән очрашты.

Быел проектка 1000дән артык заявка алынды, катнашучылар саны 357гә җитте. «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты – “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең кардлар проекты. Анда студентлар, эшче яшьләр вәкилләре, башкарма һәм муниципаль хакимият вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, предприятиеләр хезмәткәрләре катнаша. Проектта катнашучылар белән 14 федераль, 3 төбәк остазы эшләде. Проектның мәгариф программасы кысаларында 30 онлайн-лекция үткәрелде, 20дән артык мәгариф чарасы оештырылды. Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, “ПолитЗавод”ның яшьләр арасында елдан-ел популярлаша баруы турында сөйләде. «Тулаем алганда, конкурс 13 ел уздыру барышында үз йөзен тапты, популярлык казанды. Шушы вакыт эчендә сез иҗтимагый эшчәнлекнең, сәяси көрәшнең зур мәктәбен уздыгыз. Хезмәт сөючәнлек, ныклык күрсәттегез, өлгергән идеяләр, җитлеккән фикерләр тәкъдим иттегез. Сезгә алган белем һәм күнекмәләрне практикада куллану мөмкинлеге бирелде”, – диде ул. «Бердәм Россия"нең Яшь Гвардия" төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев: “Татар Республикасы яшьләре өчен ачыла торган мөмкинлекләр уникаль. Моңа мисал булып кадрлар проекты һәм республика яшьләр парламентының яңа формалашуы тора. Яшьләр парламентына сайлауларда электрон тавыш бирүнең 22 августта –Россиянең дәүләт флагы көнендә башланып китүе дә символик мәгънәгә ия”,– дип ассызыклады.

2018-2019 елларда Татарстанда “Бердәм Россия” һәм “Яшь гвардия” өч кардлар проектына – «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проектына,– “Үсеш локомотивлары” стратегик инициативалар конкурсына һәм 35 яшькә кадәрге актив тормыш позициясендә булган яшь гражданнарны ачыклауга юнәлтелгән “Политстартап” кадрлар проектына старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X