Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл эскизы карала

Фронтовик язучы һәлак булуга 75 ел уңаеннан, Миславский урамындагы мемориаль такта янында искә алу чарасы узды.

Фатих Кәримгә һәйкәл эскизы карала. Бүген фронтовик шагыйрьнең һәлак булуына 75 ел уңаеннан, Миславский урамындагы 8нче йорт фасадына урнаштырылган мемориаль такта янында искә алу чарасында шул хакта хәбәр ителде.

«Бүген мәдәният министрлыгы утырышында Фатих Кәрим һәйкәле эскизлары карала», — диде ТР халык шагыйре Ренат Харис. «Кыңгыраулы яшел гармун» шигыре язылган йорт турында анда эшләүчеләр дә, узып китүчеләр дә онытырга тиеш түгел, ди ул.

Шагыйрь фронтка киткән йорт диварындагы мемориаль тактага чәчәкләр кую тантанасын Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ачып җибәрде. «Фатих Кәримнең батырлыгы, сугышка ирекле рәвештә китүе яшь буын өчен мәгънәле үрнәк. Фронтовик язучылар калдырган мирасны саклау — безенең бурыч, чөнки татар халкы Җиңү өчен күп көч куйды», — диде Абзалов.

  • Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 елның 9 гыйнварында Уфа губернасы (Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында туган. Иң күренекле татар шагыйрьләрнең берсе, сугышка кадәр ун китабы чыга. 1938 елда репрессияләнә, 1941 елда фронтка китүгә ирешә. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг янындагы сугышта һәлак була. Сугыш елларында 9 поэма, 1 драма әсәре, 100дән артык шигырь иҗат итә.

«Александр Фадеев татар язучыларының сугышка китүен ишеткәч, аларны кире кайтарырга омтылган, тик 25 шагыйрьнең берсе дә кире кайтмаган. Язучыларның автомат прикладына кәгазь куеп иҗат иткән әсәрләре әдәбиятның алтын хәзинәсенә әйләнде. Бүген Фатих Кәримнең мемориаль тактасы Казаныбызда аның рухына баш ия алырлык бердәнбер урын», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

«Без барыбыз да Фатих Кәримне яратабыз һәм сагынабыз, чөнки ул аңа лаек. Тукай теле, татар теле яшәргә тиеш һәм Җәлилләрнең, Фатих Кәримнәрнең безнең Ватан өчен һәм халык өчен һәлак булганнарның васыяте, тере күмер кебек хәтерләре, безне бу изге мирасны сакларга чакыра», — диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X