Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаепләрен барысы да таныды

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарласа, судка барасыңны көт тә тор. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле административ хокук бозу эшләре җәмәгать судьялары хөкеменә тапшырыла. Алар агымдагы 9 аенда барысы 94 эш карадылар. Судка аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 79 йөртүче, кандагы алкоголь...

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарласа, судка барасыңны көт тә тор. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле административ хокук бозу эшләре җәмәгать судьялары хөкеменә тапшырыла. Алар агымдагы 9 аенда барысы 94 эш карадылар. Судка аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 79 йөртүче, кандагы алкоголь күләмен ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан 15 кеше чакырылды. Аларга җәза чаралары административ хокук бозуның характерына карап билгеләнде. Әйтик, Килдебәктә яшәүче 1991 елгы Ә. 18 сентябрьдә Саба урамнарында автомобиль белән аек булмаган хәлдә һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөргән өчен тоткарлана. Кешене булмаган "права"сыннан мәхрүм итә алмыйсың. Шуңа күрә җәмәгать судьясы аңа карата 10 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарды.

Ә менә 1957 елгы В., алтмышка җитәм дип тормаган, машина белән исерек хәлдә "права"лы килеш идарә иткән. Алкотектор белән тикшерү вакытында ул сулап чыгарган һавада 0,84 миллиграм/литр контрациясендә этил спирты барлыгы ачыклана. Хәтта 0,16 миллиграмм да кешене исерткәндә - бу бик зур күрсәткеч. Нәтиҗәдә җәмәгать судьясы аңа карата 1,5 елга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды. Карарлар барысы да үз көченә керде, судья хөкеменә карата шикаять язучылар булмады.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев