Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гает намазы турында

Мөхтәрәм райондашлар! ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы аша турыдан-туры карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак

Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак. Районыбыз мәчетләрендә гает намазлары үткәрелми. Халкыбызны вәзгыятьне дөрес аңлап, Рамазан бәйрәмен өйләрдә, гаиләләре, якыннары белән үткәрергә чакырабыз. Кичтән хужалыкларда гает мунчалары ягыла, госелләнеп матур,чиста киемнәрне киябез,табыннар әзерлибез, өйләрдә бәйрәм мохите тудырабыз. Вакыты кергәч, башта иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте, аннары 2 рәкәгать фарызы укыла. Сәлам әйткәч, «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә илләһә илләлләһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд» дип тәкъбир әйтелә. Аннары тәсбих тартабыз, Коръән укып, дога кылабыз. 6.30 да тв аша туры эфирда бәйрәм вәгазе башлана, аны тыңлыйбыз.Үзебез шунда катнашкан кебек, бергә кушылып тәкъбирләр әйтәбез. 2 яки 4 рәкәгать нәфел намазы укып төгәллибез. Киләсе гаетләрне дин кардәшләребез белән мәчетләрдә бер сафка тезелеп, исән имин каршыларга язсын.

Саба районы мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев