Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гидрантлар төзек хәлдәме?

Игътибар иткәнсездер: кайбер авыл җирлекләрендә үзара салымга янгын гидрантлары урнаштырып, бик мөһим мәсьәләне хәл иттеләр.

Әлеге  су  чыганагының буалар, елгалар туңган  кышкы   чорда  әһәмияте аеруча арта. Торак пунктларда  янгын гидрантларының булуы һәм  аларның  төзеклеге  янгын   сүндерүчеләрнең эшен   күпкә  җиңеләйтә.  Шуңа да махсус  су  чыганаклары безнең тарафтан даими тикшерелеп тора. Янгын часте  мәгълүматлары буенча  хәзерге  вакытта районда 415 урында гидрантлар бар. Аларның санын  арттыруга быел Тимершык авыл җирлегендә  зур игътибар  бирелде. Үзара  салымга  Миңгәрдә – 4, Көектә – 2, Сабайда бер  урынга  су гидрантлары  куелды.

Сабада  махсус  су  алу  урыннары 8гә артты. Кызганычка  каршы,  ут сүндерү өчен төзек  гидрант эзләү кайчак   күп вакыт ала, кышын  алар­ны кар күмеп китү очраклары  да   бар. Шәмәрдәндә –2, Эзмә авыл җирлегендә – 9, Килдебәктә 2 гидрант төзек хәлдә түгел иде. Ә кечкенә авылларда (Югары Утар, Түлешкә, Бакшанды, Тенеки, Калатау) алар бөтенләй дә юк. 

  Торак пунктлардагы гидрантларның  төзеклеге өчен җирле үзидарәләр җитәкчеләре җаваплы. Әгәр  халык үзе дә инициатива   күрсәтеп, кар астында кала башлаган гидрантларны  чистартуга  алына икән,  бик  игелекле эш  башкара. Чөнки иминлегебез үзебезнең  кулларда.

Айнур Галимуллин,   

  районара  янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X