Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сираева әтисенә багышлап клип төшергән [+видео]

Шушы көннәрдә җырчы Гөлназ Сираеваның "Әткәйле балачагым" дип аталган җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. "Бөтен якын кешеләрем турында җырлап чыктым, әмма әтиемә багышлаган бер җырым да юк иде. Берсендә әтием Гайсә дә: "Кызым, әллә син минем турында җырларга уйламыйсыңмы?" - дип көлеп сораган иде. Узган елны әтиемнең 65 яшьлек юбилеена...

Шушы көннәрдә җырчы Гөлназ Сираеваның "Әткәйле балачагым" дип аталган җырына төшерелгән клибы дөнья күрде.

"Бөтен якын кешеләрем турында җырлап чыктым, әмма әтиемә багышлаган бер җырым да юк иде. Берсендә әтием Гайсә дә: "Кызым, әллә син минем турында җырларга уйламыйсыңмы?" - дип көлеп сораган иде. Узган елны әтиемнең 65 яшьлек юбилеена бүләк ясыйм дип, аңа шушы җырны яздырдым. Әтиемнең ничек шатланганын күрсәгез?! Аннары әлеге җырга клип төшерергә булдык. Монда минем тормышым чагыла, без бернәрсә дә уйлап чыгармадык. Нигездә клип бүгенге көндә әтием яши торган Тукай районының Күзкәй авылында төшерелде. Әнием Гөлүсәнең безнең арадан китүенә 11 ел була инде. Хәзерге вакытта әтием үзе генә гомер итә. Кабат өйләнмәде. Кайчакта аның кесә телефонының "зарядка"сы утырып, мине хафага сала. "Әтигә нәрсә булган инде?" - дип мин борчылып, Чаллы шәһәреннән тизрәк аның янына кайтып китәм. Нәкъ менә тормыштан алган вакыйгаларны без клипта күрсәтергә булдык. Монда минем кечкенә чагым да күрсәтелә, кечкенә чагымны 6 яшьлек "племянницам" Гүзәл уйнады. Ә ирем Алмаз әтием ролен башкарды", дип белдергән Гөлназ "Интертат" электрон газетасына.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X