Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер иткәндә өйлек агачны да тумранлап җыйнадык

Без бәләкәй чакларда авылда абыстай булып кечкенә генә карчык йөри иде. Мин аңа беркемнең дә исеме белән эндәшкәнен хәтерләмим. Абыстай, бетте китте. Ул хатын-кызларны соңгы юлга озату йолаларын теләп, ихластан үти иде. Үзенә генә хас булган моңлы тавышы белән хәдисләр, мөнәҗәтләр укуы әле колакта яңгырап тора сыман. Абыстайның вафатыннан соң,...

Без бәләкәй чакларда авылда абыстай булып кечкенә генә карчык йөри иде. Мин аңа беркемнең дә исеме белән эндәшкәнен хәтерләмим. Абыстай, бетте китте. Ул хатын-кызларны соңгы юлга озату йолаларын теләп, ихластан үти иде. Үзенә генә хас булган моңлы тавышы белән хәдисләр, мөнәҗәтләр укуы әле колакта яңгырап тора сыман. Абыстайның вафатыннан соң, аның вазифасын Мөкәрәмә, аннары Мәрьям әбиләр башкарды. Хәзер исә бу эш Кәүсәрия апа Абдуллинага йөкләнде. Үзлегеннән гарәпчә өйрәнгән дин гыйлеме иясе көн саен бишвакыт намазын, ел саен уразасын калдырмый, мәетләр юып озата, корбан ашларына йөри. Гозер белән килүчеләрнең берсен дә борып җибәрми ул.

Кәүсәрия апа - сугыш чоры баласы. Әтисе 1941 елның җәендә үк фронтка китә. Тенекидәге гаиләсенә бер генә хаты килеп кала. Хәбәрсез югала. Әниләре кочагында калган 7, 4, 2 яшьлек өч сабый ятимлекнең ачысын тулысы белән татыйлар. 1937 елгы Кәүсәрия апа яшьли авыр хезмәт башкара: Туктар кирпеч заводында эшли. Ару, алҗыгуны белмәгән кыз көннәрдән беркөнне Йосыф-Алан авылы егете Әхәтне очрата. Шуннан соң егет Тенекидәге туганнары Хәбибрахман абыйларда еш күренә башлый. Кичке уеннарга чыга да, Кәүсәрияне озата кайта. Бер-берсен яраткан кыз белән егет гаилә корырга вәгъдәләшәләр. 1959 елда Йосыф-Аланга килен булып төшкән Кәүсәрия икенче көнне үк фермага эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы сыерлардан аерылмый. Араларында тәгәрәшеп биш бала - өч кыз, ике ул үсә. Алар тормыш йөген бергә җигелеп тарттылар: печәнне дә бергә чаптылар, утынны да бергә өйделәр.

-Без мал-туарны күп асрадык. Әхәт абыең тормыш итәргә бик җайлы, юньле кеше булып чыкты, - ди абыстай. - Эчкәләсә дә, хәмер колы булмады. Аның белән 35 ел яшәдем.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев