Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грециядәге референдум нәтиҗәләрендә нефтьнең бер барреле 60 доллардан түбәнәйгән

Грециядәге референдум нәтиҗәләрендә Brent нефтенең бер баррелое апрельдән башлап беренче тапкыр 60 доллардан түбән төшкән, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы. Греция Эчке эшләр министрлыгы барлык участокларда бюллетеньнәрне санау нәтиҗәләре буенча хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне узган референдумда тавыш бирүчеләрнең 61,31 проценты халыкара кредиторларның тәкъдимнәренә "юк" дип җавап биргән, ә 38,69 проценты...

Грециядәге референдум нәтиҗәләрендә Brent нефтенең бер баррелое апрельдән башлап беренче тапкыр 60 доллардан түбән төшкән, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Греция Эчке эшләр министрлыгы барлык участокларда бюллетеньнәрне санау нәтиҗәләре буенча хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне узган референдумда тавыш бирүчеләрнең 61,31 проценты халыкара кредиторларның тәкъдимнәренә "юк" дип җавап биргән, ә 38,69 проценты хуплаган. Туган вәзгыять хакында фикер алышу өчен 7 июльгә еврозона илләре саммитын үткәрү ниятләнгән, дип белдерә "Интерфакс".

Шуңа бәйле рәвештә, бүген иртән Лондонның ICE Futures биржасында Brent нефтенә август фьючерслары бер барреле 59,55 долларга сатыла, бу алдагы аукционнар ябылгандагы дәрәҗәдән 0,77 долларга (1,28 процентка) кимрәк.

Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX) электрон сатуларда WTI нефтенә августка фьючерслар бәясе барреле 2,15 долларга (3,78 процентка) - 54,78 долларга кадәр төшкән.


«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев