Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразованың кечкенә кызы һәр чәчәкне таный?.. Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы 11 айдан үзе генә йоклый?.. [+фото]

"Җырчы әниләр кызлары белән" дигән проектта 7 җырчынының балаларын күзәтеп чыгарга булдык.

Ләйсән Гыймаева
Быел Ләйсәннең олы кызы Таңсылу 4 сыйныфны бары "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган. Музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләнә. Шулай ук бию белән дә мавыга. Быел "Мини-Мисс Татарстан-2016" конкурсында Таңсылу "1-ая принцесса Татарстана" титулына, ә кечкенә кызлары Зифа "Звёздочка" номинациясенә ия булган. Зифага 6 яшь. Быел көзгә беренче сыйныфка бара. Фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Җырлый, рәсемнәр ясарга ярата.

Дилә Нигъмәтуллина
Диләнең кызы Сәфинәгә 4 яшь тулган. Рәсем ясарга ярата. Әти-әнисен, балаларны, күбәләкләр, хайваннарны ясау аеруча ошый ди. Чәче бик көдрә һәм куе булганлыктан, чәчен тараганда елый икән. Кызның теле 10 айда ук ачылган. 2 яшьлек вакытында шигырьләр сөйли башлаган. Хәзер ул инглиз телен өйрәнә. Йөзәргә ярата. Көзгә Сәфинә бассейнга, шулай ук гимнастикага да йөрергә тели.

Гүзәл Уразова
Гүзәл Уразованың олы кызы Элларига 1 июль көнне 12 яшь тулды. 5 сыйныфны тәмамлаган. Вокал, бию һәм йөзү белән шөгыльләнә. Ялгыз йөзү буенча беренче урыннарны яулаган. Әнисе белән сәхнәдә җырларга ярата. Бертуган сеңлесе Камилә белән энесе Самирны карауда ярдәм итә. Камиләгә быел август аенда 4 яшь тула. Камилә компьютер, планшет белән дус. Теләсә кайсы чәчәкне танып алып, исемен әйтеп бирергә мөмкин. Артистлык сәләте бик көчле. Балалар бакчасындагы бер бәйрәм дә Камиләдән башка узмый икән.

Ләйсән Гыймаева кызлары - Таңсылу (уртада), Зифа белән

Дилә Нигъмәтуллина кызы Сәфинә белән

Гүзәл Уразова кызлары - Эллари, Камилә белән

Ландыш Нигъмәтҗанова
Ландышның кызы Ләйләгә 2 яшь. Йөз-кыяфәте белән әтисе Фәрит Таишевка бик охшаган. Теле бер яшьтә үк ачылган. Балалар бакчасына йөри. Җырлый, бии. Үзсүзле, әмма әти-әнисен тыңлый торган бала. Матур киемнәр кияргә ярата. Чәчен үргәнне җене сөйми. 11 айдан бирле үзенең бүлмәсендә әти-әнисеннән башка гына йоклый.

Альбина Апанаева
Альбина кызына үзенчәлекле исем кушкан. Миралиягә быел май аенда 3 яшь тулган. Бик актив бала. Бии, җырлый, уйный, рәсемнәр ясый. Песиләр ярата. Өйләрендәге балыкларны ашата. "Син минем матур кызым" җырын әнисе белән бергә сәхнәдә җырларга тели. Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә белән белән бик дуслар.

Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән

Альбина Апанаева кызы Миралия белән

Гөлназ Солтанова
Гөлназ Солтанованың кызы Амелия 5 сыйныфны тәмамлаган. Вокал һәм бию белән шөгыльләнә. Бертуган энеләре - Җәүдәт белән Робертны үлеп ярата. Киләчәктә актриса, җырчы булырга хыяллана. Ашарга пешергәли, дөрес әлегә өйрәнеп кенә килә. Ачу сакламый. Азалия Зиннәт, Венера Ганиева җырларын яратып тыңлый.

Иркә
Җырчы Иркә кызларын кешегә бик күрсәтми. Баксаң, ире Артур белән продюсеры рөхсәт итми икән. Шулай да "Инстаграм"да Айсылуның видеолары бар. Ул әнисенең клибында төшкән. Әнисенә ике тамчы су кебек охшаган.

Гөлназ Солтанова кызы Амелия белән

Иркә кызы Айсылу белән

Эльза ГАЗИЗОВА

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев