Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хакасиядәге янгында 15 кеше үлгән [+фото]

Хакасыиядә якшәмбе көнне таралган янгынны, ниһаять, сүндерделәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәнге сәгатьләргә шундый оператив мәгълүмат бирде. Оператив һәм оешкан төстә эш алып бару нәтиҗәсендә янгын таралу куркыныч зур булган 350 мең кеше яшәгән 60 меңләп йортны саклап калып булды, диелә министрлык биргән хәбәрдә. Шулай да янгын берничә дистә...

Хакасыиядә якшәмбе көнне таралган янгынны, ниһаять, сүндерделәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәнге сәгатьләргә шундый оператив мәгълүмат бирде. Оператив һәм оешкан төстә эш алып бару нәтиҗәсендә янгын таралу куркыныч зур булган 350 мең кеше яшәгән 60 меңләп йортны саклап калып булды, диелә министрлык биргән хәбәрдә.

Шулай да янгын берничә дистә торак пунктка зур зыян салырга өлгерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, янгында 15 кеше үлгән, берсе хәбәрсез югалучылар исемлегендә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр саны 500дән артып китә, аларның 120дән артыгы хастаханәләрдә. Янгын меңнән артык йортны юк иткән, түбәсез калучылар саны 2 меңнән артып китә. Төгәл мәгълүматлар әлегә ачыкланып бетмәгән.

Ишеткән булсагыз, кичә, беренче фаразлар буенча коры үләнгә ут төртү аркасында, Хакасиядә көчле янгын чыкты. Көчле җил аркасында ут бик тиз таралып өлгерде. хакасиядә кичә җилнең тизлеге секундына 30 метрга җиткән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев