Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Халык контроле” хезмәт хакын “конвертта” алуга каршы

Әгәр хезмәт хакын "конвертта" килеш кенә ала икән, хезмәткәрләр эш бирүче өстеннән "Халык контроле"нә зарлана ала. Татарстанда шундый мөмкинлек тудырылды. "Соры" хезмәт хакы бирүче хезмәткәрләре өчен тиешле фондларга да акча күчерми дигән сүз. "Халык контроле"н шундый эш бирүчеләрне ачыклау максатында да эшкә җигәргә туры килә. Хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән эш...

Әгәр хезмәт хакын "конвертта" килеш кенә ала икән, хезмәткәрләр эш бирүче өстеннән "Халык контроле"нә зарлана ала. Татарстанда шундый мөмкинлек тудырылды. "Соры" хезмәт хакы бирүче хезмәткәрләре өчен тиешле фондларга да акча күчерми дигән сүз. "Халык контроле"н шундый эш бирүчеләрне ачыклау максатында да эшкә җигәргә туры килә. Хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр хакында хәбәр ирештерүнең әллә ни кыенлыгы юк. Моның өчен интернет аша ТР Дәүләт хезмәтләре порталына ( uslugu. RT) кереп, шәхси кабинетта теркәләсең. Аннан зарны "Халык контроле" системасында "соры хезмәт базары" юнәлеше ("Неоформление трудовых отношений") буенча язып җибәрәсең. Порталда эш урыннарында тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгына кагылышлы хезмәт шартлары турында да хәбәр урнаштырырга мөмкин. Әлегә порталга рәсмиләштерелмәгән хезмәт килешүләренә кагылышлы бер генә заявка кергән. Әйтергә кирәк, "Халык контроле"нә язуда Саба районында яшәүчеләр әллә ни активлык күрсәтми. Портал эшли башлаганнан бирле бары 36 заявка кабул ителгән. Ә күрше Балтач районыннан "Халык контроле"нә - 49, Кукмарадан 233 тапкыр язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев