Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның банкларга ышанычы кимегән

Бүген ил халкының өчтән бере банкларга ышанмый. Рос­сиялеләрнең 30 проценты исә банклардан бөтен­ләй дә ваз кичкән. Күптән түгел W-City.net порталы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бүген Россия халкының якынча 40 миллионы банк клиентлары булып санала. Аларның һәр дүртенчесе банкка бурычларын вакытында түләп бара алмый. Кредит тарихлары милли бюросы...

Бүген ил халкының өчтән бере банкларга ышанмый. Рос­сиялеләрнең 30 проценты исә банклардан бөтен­ләй дә ваз кичкән. Күптән түгел W-City.net порталы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бүген Россия халкының якынча 40 миллионы банк клиентлары булып санала. Аларның һәр дүртенчесе банкка бурычларын вакытында түләп бара алмый.

Кредит тарихлары милли бюросы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июнь аенда Россиядә 300 мең кеше бурыч кайтаруны өч ай яки аннан да күбрәк вакытка тоткарлаган. Нә­тиҗә­дә, аларның банкларга кайтарасы акчалары 2 триллион сумнан артып китә.

Шулай да банклар алга таба кредит бирүен дәвам итә, ди белгечләр. Дөрес, бурычлыларны да онытып бе­термиләр. Әҗәтен кайтарганчы бер артына, бер алдына төшәләр. Сораштыру барышында респондентлар ара­­­сында да банк хезмәткәр­ләренең үз-үзен дорфа тотуыннан зарланучылар булган. Бурыч кайтаруны бер көнгә генә тот­карласаң да, иртә-кич шалтыратып, дусларны, туганнарны сораштырып аптыраталар, дип белдергән алар.

Сораштыруда катнашкан ун респондентның җидесе ел ахырына кадәр бернинди шәхси кредит оешмаларына да мөрәҗә­гать итмәячәкмен, дип бел­дергән. Һәр өченчесе исә нинди генә мөшкел хәлдә калсам да, банк бусагасын атлап кермим, башка чарасын табам дигән. "Шулай да илдәге икътисадый вәз­гыять тотрыклана калса, нинди банкларга мөрәҗә­гать итәр идегез?" дигән сорауга ун респондентның алтысы дәүләт оешмаларын атаган.

("Ватаным Татарстан", /№ 117, 12.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев