Саба таңнары

Хатынын үтергән полиция хезмәткәрен утыртмаганнар

Бүген Чаллы шәһәр суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән иде. Ренат Гыйззәтуллин ул вакытта Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара иде әле. Суд эше ябык ишекләр артында үткән. Моңа кадәр...

Бүген Чаллы шәһәр суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән иде.

Ренат Гыйззәтуллин ул вакытта Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара иде әле. Суд эше ябык ишекләр артында үткән. Моңа кадәр хөкем ителүченең үз-үзен белештерми торган хәлдә җинаять кылуы турында хәбәр ителгән иде инде. "Челнинские известия" җиткерүенчә, шул сәбәпле суд аны җинаять җаваплылыгыннан мәхрүм иткән һәм стационар шартларда мәҗбүри дәвалану билгеләгән.

Суд карары 10 тәүлектән үз көченә керергә тиеш. Әлегә Р.Гыйззәтуллин Чистай изоляторына озатыла.

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: