Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрсез югалган Ренат Солтанаевны эзләү дәвам итә

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 24 яшьлек Ренат Солтанаевның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә. 2014 нче елның 15...

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 24 яшьлек Ренат Солтанаевның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

2014 нче елның 15 нче мартында кичен Яр Чаллы шәһәренең яңа өлешендә Солтанаев әтисенең милке саналган "ВАЗ-Калина" автомашинасында (дәүләт номеры М637 АЕ 116) ата-аналарының йортыннан чыгып китә, һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел.

Аңа карап торышка 25-30 яшь тирәсе, буе 182 см га якын, тыгыз тәнле, чәчләре кара, күзләре коңгырт.

Аерым тамгалары: борыны, уң бите, маңгае һәм сул күзе тирәсендә эт тешләүдән калган җөй эзе.

Өстендә тезгә кадәр капюшонлы кара пәлтә, сыек көрән төстәге джинсы чалбар, аягында кара күн ботинкалар булган.

Үзе белән паспорты, автомобиль йөртү таныклыгы, машина документлары, кәрәзле телефон һәм ноутбук булган.

Нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 02, 8(8552) 47-06-02, 8(8552) 52-92-80 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала (анонимлык гарантияләнә).

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев