Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби егет 6 нчы каттан егылып төшкән сабыйны коткарган

Казанда Россия ЭЭМның Идел буе төбәге командованиесе махсус билгеләнешле (спецназ) отряды хәрби хезмәткәре контракт хезмәте ефрейторы Алексей Васильев 6 нчы каттан егылып төшкән 3 яшьлек кыз баланы коткарган. Бүген бу хакта әлеге командование матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Казанда хезмәт көненнән соң өенә кайтып барган вакытта күп катлы йортларның берсендәге ыгы-зыгыга...

Казанда Россия ЭЭМның Идел буе төбәге командованиесе махсус билгеләнешле (спецназ) отряды хәрби хезмәткәре контракт хезмәте ефрейторы Алексей Васильев 6 нчы каттан егылып төшкән 3 яшьлек кыз баланы коткарган. Бүген бу хакта әлеге командование матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


Казанда хезмәт көненнән соң өенә кайтып барган вакытта күп катлы йортларның берсендәге ыгы-зыгыга игътибар итә. Балалары белән урамда йөргән хатын-кызлар һәм узгынчылар торак йортка күрсәтеп, нәрсә турындадыр кызып сөйләшә торган була. Югарыга караса, - 6 нчы каттагы балкон рәшәткәсеннән кыз бала эленеп тора. Шулчак хәрби егет йорт янына ыргыла һәм, йөгереп килеп, рәшәткәдән ычкынып килеп төшкән сабыйны тотып өлгерә. Шунда булганнардан кемдер "ашыгыч медицина ярдәме"н чакыра. Табиблар тикшереп, кыз балада нинди дә булса имгәнүләр тапмый. Аны коткаручы егетнең исә кулы сынган булып чыга.

Егетнең батырлыгы турында исә бер атна үткәч, ул хәрби часть медпунктына мөрәҗәгать иткәч кенә, билгеле була.

Шушы 3 яшьлек Камилланы коткарган өчен хәрби часть командиры аны ведомствоның "Коткару бәрабәренә кыюлык өчен" медале белән бүләкләү турында карар кабул итә. Бу хакта хәрби часть командирының личный состав белән эшләү буенча урынбасары Денис Казаков хәбәр итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев