Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрәкәт – сәламәтлек ул

7 февраль Россиядә кышкы спорт төрләрен билгеләп үтү көне иде. Шул уңайдан Югары Утар балалар йорты тәрбиячеләре Рузия Хәбирҗанова, Люция Ибәтуллина, Гөлчәчәк Гыйльметдинова спорт төрләренә багышланган чара үткәрделәр. Сәламәтлеккә туймаган, язмыш сынавына дучар булган балалар бу көнне кызыксынып,өметләнеп, сөенеп көттеләр. Максаты балаларны спорт төрләре белән таныштыру, җитезлек, өлгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары...

7 февраль Россиядә кышкы спорт төрләрен билгеләп үтү көне иде. Шул уңайдан Югары Утар балалар йорты тәрбиячеләре Рузия Хәбирҗанова, Люция Ибәтуллина, Гөлчәчәк Гыйльметдинова спорт төрләренә багышланган чара үткәрделәр. Сәламәтлеккә туймаган, язмыш сынавына дучар булган балалар бу көнне кызыксынып,өметләнеп, сөенеп көттеләр. Максаты балаларны спорт төрләре белән таныштыру, җитезлек, өлгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү булган чарада сәламәтлеккә зыян китерүче сәбәпләрне барладык, балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннар уйнадык, гимнастик күнегүләр ясадык, табышмаклар чиштек. Балалар үзләренең кул эшләреннән күргәзмә ясадылар. Спортка багышланган чара чана шуу белән тәмамланды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре балалар күңелендә мәңге онытылмаслык хатирә булып калды.

Рузилә Хәбирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X