Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур чыршыга 10 миллион сум

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин шулай дип хәбәр итте. Әлеге конкурс ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән...

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин шулай дип хәбәр итте. Әлеге конкурс ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырыла. Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелә. Авыл җирлекләре арасында конкурс 2 этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Анда җиңүгә ирешкән авыл җирлеге республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителә.
Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев