Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң кыска эш атнасы кайсы шәһәрдә: исемлек билгеле

Рейтингның беренче баскычында - Париж. Франция башкаласында атнасына уртача 30,84 сәгать кенә эшлиләр.

Швейцариянең UBS банкы төзегән әлеге исемлекнең икенче урынында - Леон (31,36 сәгать). Беренче өчлеккә Мәскәү шәһәре нокта куя - 31,66 сәгать.

Ә ял белмичә эшләргә яратучылар Гонконгта яши. Биредә атнасына 50,12 сәгать эшләргә туры килә икән. Аннан кала исемлектә Мумбаи (43,78) һәм Мехико (43,48) шәһәрләре тора.

Мәскәү түләүле яллар озынлыгы буенча да алдынгы урында - 31 көн. Ә менә Бәхрәйн башкаласы Манамада эшчеләргә ел саен 34 көн түләүле ял бирелә икән. Ә Шанхайда, киресенчә, түләүле ял 7 генә көн дәвам итә, ди. Аннары Бангкок (8,8 көн) һәм Пекин (9,8) килә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев