Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде бала анасы зур түрәне елата. Ике тапкыр [видео]

.

Забайкалье башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы ананың аварияле торактагы тормышы турында сөйләвен тыңлагач, күз яшьләрен тыя алмый, дип яза МК.

7 бала анасы су кертелмәгән йортта балаларны юындыру мөмкинлеге булмавын бәян иткән. Бу тапшырудан соң Александр Осипов әлеге ханымның йортына барган. Анда ул кабат елап җибәргән. Бу хәл түрә менингит белән авыручы баланы кулына алгач була.

Төбәк җитәкчесе башлыгы вазифасын башкаручы булып 2018 елның октябрендә билгеләнгән Осипов барысына да ярдәм итү мөмкин түгел, дисә дә, гаиләгә ничек тә булса ярдәм итәргә ышандыра.

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X