Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде яшьлек балага акча эшләү уе кайдан килгән?

Быел Черек күлдә узган «Печән базары» фестиваленә чыккач, урман чәчәкләреннән кечкенә-кечкенә букетлар ясап, шуны сатып йөрүче малайны күргәч, кырыеннан тыныч кына узып китә алмадым. Чып-чын эшмәкәр булыр бу дип куйдым. Бөтенләй кечкенә, җиде яшьлек бу балага акча эшләү дигән уй каян килгән? Юкса бу яшьтә әле еламыйча ашый да алмый...

Быел Черек күлдә узган «Печән базары» фестиваленә чыккач, урман чәчәкләреннән кечкенә-кечкенә букетлар ясап, шуны сатып йөрүче малайны күргәч, кырыеннан тыныч кына узып китә алмадым. Чып-чын эшмәкәр булыр бу дип куйдым.

Бөтенләй кечкенә, җиде яшьлек бу балага акча эшләү дигән уй каян килгән? Юкса бу яшьтә әле еламыйча ашый да алмый бит күп кенә бала-чага. Баксаң, Сашаны мондый эшкә дәү әнисе Эльмира Гобәйдуллина дәртләндергән булып чыкты. Балык тотарга ярата икән малай, ә аның кебек дүрт яшеннән су буеннан кайтып кермәгән балыкчыга кармак кирәк тә кирәк инде. Ул көннең-көнендә йә төпкә эләгеп кала, йә өзелеп, балык белән бергә китеп бара.

Күренеп тора, әби кешенең үзе тапкан малның кадерлерәк булуын аңлатасы килгән оныгына. Урманга терәлеп диярлек яшиләр икән. Шуңа да болын чәчәкләренә тукталганнар. Чәчәкне оныгы белән бергә җыйганнар, бергәләп сортларга аерганнар, аннан бик тәмләп кенә, кечкенә ун букет ясаганнар. Шул арада Эльмира ханым оныгы яшендә чагында үзенең дә алыш-биреш белән йөргән вакытларын искә төшереп ала. Үзе үстергән редискаларны кибет янына алып чыгып сатканы булган аның да.

- Ул чагында да түтәл ясаудан башлап, утау, су сибүләрнең барысын да бабам үземә йөкләгән иде. Редиска өлгергәч, 15 сумнан сатарга кушты. Мин биш сумнан сатып тиз генә әйләнеп кайттым да бабама акчамны суздым. Бабай аны чутлап та тормады. «Күпме бар - барысы да үзеңә. Үз хезмәтең!» - диде... Инде менә без дә эшебезнең иң кызык җиренә җиттек. Чәчәкләр сатылып бетте. Кайсысын - 5, кайсысын 20 сумга бирдек. Акча гына саныйсы калды. Ничек кенә булмасын, кармакка җитәргә тиеш, - диде Эльмира ханым, оныгына биргән сабактан канәгать калып.


Расиха ФӘИЗОВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев