Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Игелекле Казан” проекты кысаларындагы хәйрия ярминкәләре 16 сентябрьгә күчерелә

Ярминкә уздырылу вакытын күчерү начар һава шартлары белән бәйле. (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 9 сентябрьдә планлаштырылган хәйрия ярминкәләре, һава торышының үзгәрүе сәбәпле, күчерелә. Ярминкәләр бер атнадан соң 16 сентябрьдә уздырылачак. Ярминкәләр узарга тиешле урныннар шул ук калды, дип хәбәр итә Праклар һәм скверлар дирекциясе. 16 сентябрьдә ярминкәләр шәһәр мәйданчыкларында...

Ярминкә уздырылу вакытын күчерү начар һава шартлары белән бәйле.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 9 сентябрьдә планлаштырылган хәйрия ярминкәләре, һава торышының үзгәрүе сәбәпле, күчерелә. Ярминкәләр бер атнадан соң 16 сентябрьдә уздырылачак. Ярминкәләр узарга тиешле урныннар шул ук калды, дип хәбәр итә Праклар һәм скверлар дирекциясе.

16 сентябрьдә ярминкәләр шәһәр мәйданчыкларында - Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында, Горки-Әмәт урманында, "Континент" һәм "Наратлык" паркларында һәм Иске Татар бистәсендәге җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында - узачак. Ярминкәләрдә мәктәп укучылары куллары белән эшләнгән әйберләр һәм тәм-томнар сатып алып булачак.

Мәктәп Хәйрия ярминкәләренә быел беренче тапкыр "Ярдәм базар" хәйрия базары кушылачак. Ул "Черек күл" паркында узачак. 16-17 сентябрьдә узачак базарда дизайнерлар, модельерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар катнашуы планлаштырыла. Ярминкәдә җыелган акча мохтаҗлар исеменә күчереләчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев