Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икшермәдә самолетлар оча башлаган

2013-2014 уку елында Иске Икшермә мәктәбе яңа сулыш белән яши башлады: үзенә кадетларны - яшь хәрбиләрне җыйды. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе тәүлек буе эшли. Биредә республиканың тугыз районыннан, Казан шәһәреннән һәм Киров өлкәсеннән дә килеп укыйлар. Кадетлар көннең беренче яртысында гомуми белем алсалар, икенче...

2013-2014 уку елында Иске Икшермә мәктәбе яңа сулыш белән яши башлады: үзенә кадетларны - яшь хәрбиләрне җыйды. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе тәүлек буе эшли. Биредә республиканың тугыз районыннан, Казан шәһәреннән һәм Киров өлкәсеннән дә килеп укыйлар. Кадетлар көннең беренче яртысында гомуми белем алсалар, икенче яртысында кадет программасы буенча укыйлар, түгәрәкләрдә, секцияләрдә катнашалар. Укучыларның иң яраткан түгәрәкләренең берсе - "Бел, булдыр, иҗат ит". Әлеге түгәрәктә укучылар очкычларның төзелеше, мөмкинлекләре белән танышалар, һава дулкыннары арасында йөзгән корабны үзләре ясарга өйрәнәләр. Самолет модельләрен техник яктан күзаллап, сызымнан башлап проектлыйлар, төзиләр, очуда сыныйлар. Бу түгәрәк патриотик тәрбия бирә, укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге турында аң тәрбияли, кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын алуына ышандыра, киңәшләшеп башкарылган эшнең генә уңай нәтиҗәләргә китерүен исбатлый, кыскасы, кешелек­лелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияли. "Дәресләрдән соң мәктәп" программасында катнашып, 381 меңлек грант оту нәтиҗәсендә түгәрәкнең финанс мәсьәләләре дә хәл ителде. Бу акчага күптөрле инструментлар, станоклар, самолет һәм ракета двигательләре, макетлар төзү өчен материаллар сатып алынды. Түгәрәк җитәкчесе Юрий Николаевич Усов - талантлы авиомоделист, спортның бу төрендә зур уңышларга ирешкән шәхес. Ул халыкара класслы спорт остасы, СССРның спорт мастеры, РСФСР чемпионы да. Аның сызымнары буенча эшләнгән моторлы модельләр СССРның иң яхшы модельләре альбомына кертелгән.

Ю.Усов ясаган самолет макетлары 200м биеклеккә күтәрелеп, 10ар чакрым ераклыкка оча алган. Юрий Николаевич укучыларда яшьтән техника белән кызыксыну уята, төрле инструментлар, станоклар белән эш алымнарын өйрәтә. Гыйнвар аенда укучылар үзләре иҗат иткән модельләрне ераккарак очырып, билгеләнгән ноктага төшерү буенча мәктәп призына ярыш оештырылды. Яшь спортчылар бәйгесендә Әскәр Хөснетдинов (VШ сыйныф), Александр Иванов (VI сыйныф), Дамир Николаев (V сыйныф) җиңү яулады. Җитәкче укучыларын март аенда үтәчәк Республика ярышына әзерли. Мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов түгәрәк эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора. Киләчәктә түгәрәк кечкенә күләмле очкычларга операторлар әзерләү юнәлешендә эш алып барачак.

Антонида Яковлева,

педагог-оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев