Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруга билгеләнде

Элегрәк Илдус Зарипов Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазифасыннан китте.

Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп сайланды. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Ул муниципаль дәрәҗәдә дә, шулай ук республика җитәкчесе вазифаларында да, икътисадның реаль секторында да зур эш тәҗрибәсенә ия. Илдус Фатыйхович үзен профессионал буларак күрсәтте», - диде Песошин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Теләче районы Советы район башлыгы Илдус Зариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан.

Фото: архив tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X