Казанда #БикЯхшы шәһәр блог-туры узачак.
5 август көнне Казанда #БикЯхшы шәһәр блог-туры узачак. Бу хакта блогер Илназ Габидуллин ("Кызык-мызык"авторы-ТИ.) хәбәр итә.
Чарага танылган татар блогерлары, вайнерлар киләчәк. Экскурсияләр, public-talk форматында аралашу һәм башка кызыклы чаралар булачак.
"Шулай ук алда көтелгән #БикЯхшы фотоконкурсы турында да сөйләрбез, кыйммәтле призлар уйнатачакбыз. Сезне сәгать 11:00 дә "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә көтәбез", - диелә хәбәрдә.
Фото: Михаил Захаров
http://tat.tatar-inform.ru/
Нет комментариев