Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Сафиуллин белән Вадим Захаровны бүген нәрсә берләштерә?

Эстраданың популяр җырчылары Вадим Захаров белән Илназ Сафиуллинны нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Егетләрнең бүген туган көне! Икесенә дә - 30 яшь! Вадим белән Илназны гомер бәйрәмнәре белән котлап үзләренә шалтыраттык. - Туган көнне бүген үк үткәрергә җыенмыйм, ураза тәмамлангач, июль ахырларында бәйрәм итәрбез дип уйлыйм. Туган көн дигәч тә, гади...

Эстраданың популяр җырчылары Вадим Захаров белән Илназ Сафиуллинны нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Егетләрнең бүген туган көне! Икесенә дә - 30 яшь! Вадим белән Илназны гомер бәйрәмнәре белән котлап үзләренә шалтыраттык.
- Туган көнне бүген үк үткәрергә җыенмыйм, ураза тәмамлангач, июль ахырларында бәйрәм итәрбез дип уйлыйм. Туган көн дигәч тә, гади көн инде ул, ә менә 30 яшь тулгач, әз генә уйландырды, - дип белдерде Илназ Сафиуллин.
Вадим Захаров исә юбилеен ресторанда үткәрергә планлаштыра. "Әллә ни күп кеше җыймыйм, нибары 40лап кунак булачак. Алар арасында остазларым, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина белән Венера Ганиева, якын дустым ИлСаф та булыр дип көтелә", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Вадим.
Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев