Саба таңнары

Илсөя Бәдретдинова: "Сәхнә артында Илфак басып торадыр кебек..."

Казанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды. Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды.

Сәхнәдә алар дүртәү - Илсөя, скрипкачы Иркә, гитарист Сергей Тихонов һәм музыкант, җырчы Ильяс Киньягулов. Илсөя концертны үзе алып барды. Шунысы гаҗәп: тәнәфессез 3 сәгать буе барган тамашаны халык бер сулышта карады. Илсөя тормышындагы күңелле һәм моңсу истәлекләре турында сөйләде. Аларның күбесе Илфак турында. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

"30 май көнне минем 13 ел яшәгән ирем, минем улымның әтисе, минем 300дән артык җырымның сүзләрен дә, көен дә язган автор, мине сәхнәгә чыгарган кеше, алай гына да түгел, дөнья йөзендәге иң кадерле кешеләремнең берсе - Илфак Шиһапов дөньядан китте. Бөтен татар җәмәгатьчелегенә көтелмәгән авыр хәл булды, ә безнең өчен нәрсә икәнен үзегез чамалыйсыздыр. Бер вакытта да алдап сөйли белмәдем, эчемдәге тышымда. Алдан ук әйтеп куям, ниндидер гайбәт сүзләргә ышанып йөргәнче, үземә карап, күземә карап сорагыз".

"Безнең аерылганга ике ел ярым вакыт үткән иде. Ләкин безне үстергән мишәр карчыгы Зәйнәб әби болай дия иде: "Кызым, ике генә нәрсәне җиңеп булмый. Берсе - хис, икенчесе - үлем. Бөтен нәрсәмне, мөлкәтемне бирәм, зинһар, йөрәгемнән чыгарып ташлагыз шушы кешене, дип ялварсаң да, яраткан кешене йөрәктән берничек тә алып атып булмый, кызым, ул - гомерлек. Бөтен нәрсәмне бирәм, зинһар, калдырыгыз шушы кешене, дип ялварсаң да, үлем һәр кешегә дә үз вакыты белән килә. Аерылып кына кешене яратудан туктамыйсың. Мин һәрвакытта да әйттем: аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә. Шуннан соң яңгырлар башланды. Урамда туктаусыз яңгыр яуды, өйдә без улым белән еладык".

"Мин - гаиләдә өченче кыз, мине малай була дип көткәннәр. Ләкин әни нишләптер кыз алып кайткан. Шулай да мин әти белән, әтинең малае булып үстем. Ул мине мотоциклның бензобагына утыртып куя иде. Аякның кәкрелеге шуннан калган. Әти лесник булып эшләде. Урманга йөри идек. Агач үзебезнең кулда булганда, урлап сата идек".

Гомерем буе Татарстанда туганым белән, татар телем белән горурланып яшәдем. Мин - татар кызы. Минем улым бүген 2нче татар гимназиясендә укый. Һәм мин оныкларымның да татар телендә сөйләшүләрен теләр идем. Бу - минем халкым, минем Татарстаным, бу - минем яраткан татар телем. Минем төркемдә төрле милләт кешеләре эшли. Аларның барысы да татар телен ихтирам итә. Татар теле турындагы вәзгыятьне белгәч, Конгодан килгән Оливьер Мукенди татар телендә җырларга теләвен әйтте".

"Быелгы җырларны җырларга бернинди хакым юк. Ул җырлар бүгенге көндә телевидениеда да, радиода да юк. Ләкин сез мине дөрес аңлагыз, зинһар өчен. Минем үз фикеремне әйтәсем килә. Бу җырларның язмышын Илфак белән икәү генә белә идек. Һәрбер җыр бала тапкан кебек якын. Иртәнге сәгать 5кә кадәр йокламыйча, җырның сүзләрен, көен төзәтеп бетереп, җыр язганда, ун тапкыр аерылышып, ун тапкыр дуслашып - нәрсә генә булып бетми иде. 

Инде хәзер аларның язмышын үзем генә беләм. Сәхнәдән аягымнан сөйрәп төшергәнчегә кадәр барыбер Илфакның җырларын җырлаячакмын. Төрле сүзләр йөри: ул җырларны Илсөя җырларга тиеш, җырламаска тиеш, башкалар җырласын, бөтенләй җырламасын. Җәмәгать, мин моның белән һич кенә дә килешә алмыйм. Бүгенге көндә татар эстрадасы, гомумән, замана шуның кадәр тиз бара. Ике ай яңгырамыйча торса, ул җырлар шунда ук халык күңеленнән төшеп калачак. Ә мин моны теләмим. Хәзер Илфакның иң беренче язган җырын җырлыйбыз. Ул аны миңа атап язган иде. Беренче тапкыр тыңлатканда, көен дә, сүзләрен дә аңламадым, 7 минут бара да бара, бара да бара. Мин әйтәм, бетми дә ичмасам, нәрсә соң бу? Илфак янымда утыра: "Матурмы, ә?" - ди. "Әй, матуууур, әйдә җырлыйк!" - дидем.

 Минем бервакытта да Илфакны "иде" дип сөйләгәнем юк. Алай әйтәсем килми, сәхнә артында басып торадыр кебек. Бөтенебезне дә күрәдер, бөтен нәрсә дә контрольдәдер кебек. Чатнап чыгар да, күзгә карап берәр нәрсә манчыр кебек. Менә шундый инде ул Илфак Шиһапов!.."

"Илфак соңгы җырын, гадәттәгечә, диктофонга яза башлаган. Кызганычка каршы, бер генә куплеты язылган. Шуннан соң Илфак өзелгән. Миңа бу җырны Илфакның беренче гаиләсендәге кызы, минем дус кызым Зәринә бирде. "Илсөя апа, тыңлап кара әле, зинһар өчен. Миңа калса, ул бу җырда бөтен күңел түрендәгесен, сиңа әйтәсе килгәннәрен әйткән бугай", - диде. Беренче танышкан көннән бирле Илфак белән дуэт җырларга хыялландым. Булмады, тыңламады. "Кит инде, Илсөя. Зал тулы халык, алар бит бөтенесе дә исән, бөтенесендә дә икешәр күз. Юк, чыкмыйм", - дия иде. Дөрес, ул соңрак дуэт җырлады, ләкин минем белән түгел. Тик минем күңелдә калды ул, хыял булып калды. Шуңа күрә бу җырны нәкъ менә Илфакның тавышы белән ишеттерәсе килде. Беренче һәм соңгы дуэт..."

"Ул - үзенә күрә сәер кеше, беркайчан да беркемнән курыкмады, үз фикерен күзгә карап әйтә иде. Һәрвакыт үзенең фикере булды. Бөтен нәрсәгә җиңел карый иде. Беркайчан да кеше сүзеннән, гайбәттән курыкмады".

 

 

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 10:56
    Лариса Гузееваның кызы әнисенең куркыныч серен ача Акстриса һәм телевидения алып баручысы Лариса Гузееваның 16 яшьлек Ольга исемел кызы бар. Ул дизайнер булырга хыяллана.
    39
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:54
    Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.
    12
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:10
    Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне 22нче февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
    29
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    ГАМБУРГЕР Рецепт.
    19
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 09:50
    Уылдык ашыйсылар бар әле Быел Русиядә кызыл балык уылдыгына бәя төшәр дип көтелә. 2018нең көзенә илдә 492 мең тонна сөләйман балыгы тотылырга тиеш. Бу бик күп. Димәк, русиялеләр затлы балыкка да рәхәтләнеп туеначаклар, авыз тутырып аның уылдыгын да ашый алачаклар.
    49
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 09:09
    Тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче булмыйлар Сәхнәгә нинди генә киемнән чыксам да, мин барыбер шул ук калфаклы Гөлсирин инде. Халык мине шулай кабул итте, шулай хәтерендә калдырды. Калфаклы җырчы булу ул – җырга, көйгә, сүзгә, тормышта үз-үзеңне тотышыңа бермә-бер таләпчән булу дигән сүз. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә әнә шулай башланды. Әңгәмәгә сәбәп тә бар: соңгы вакытта ваһаповчылар арасыннан кара мәче үткән дип ишеттек...
    58
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 08:41
    “ Башваткыч” интеллектуаль уен 22 февральдә Лесхоз Мәдәният Йортында “ Башваткыч” интеллектуаль уен оештырылды.
    88
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 08:18
    БРКХ Росиянең педиатрия профиле иң яхшы медицина оешмасы булып танылды Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) Росия Педиатрлары союзы бәйгесендә «2017 елның педиатрия профильле иң яхшы медицина учреждениесе» номинациясендә җиңү яулады.
    36
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 07:47
    День рождения лотереи День рождения лотереи отмечается 24 февраля. Именно в этот день в 1466 году прошел первый в Европе розыгрыш. Его устроила вдова нидерландского художника Яна ван Эйка в г. Брюгге (Бельгия). Лотерея была приурочена к 25-й годовщине смерти ее мужа. Основная часть доходов мероприятия стала вкладом в благотворительность для городских бедняков, и лишь небольшая сумма пошла учредительнице.
    35
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 19:35
    “БЕР КУРЧАК ЯСАУ ӨЧЕН 3-4 КӨН КИРӘК” Түбән Камада яшәүче Чулпан Фәйзуллина күңелендәге матурлыкларын чәчәкләргә, курчакларга күчерә. Күргәч, үзләре белән сөйләшәсе килә торган, берсеннән-берсе матур курчаклар ясый ул.
    102
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 18:38
    Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.
    172
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 18:31
    Солдатта булган, диләр… [Инстаграмга күзәтү] Бүген Ватанны саклаучылар көне, ир-атларның бәйрәме. Шул уңайдан Инстаграмда татар җырчылары, артистлары армия елларын искә алып, фотолары белән бүлешә.
    171
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 18:28
    Алинә Заһитовага алтын медаль китергән чыгышы [видео] 15 яшьлек Алинә Заһитова тимераякта шууда алтын медальгә ия булды. Аның чыгышыннан видео тәкъдим итәбез.
    211
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Выборы Динар Байтимиров
  • 23 февраля 2018 в 16:21
    Выборы - Роберт МИФ
  • 21 февраля 2018 в 07:56
    Яңалыклар тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева үз вазифасыннан азат ителде «Беренче канал»дагы «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Мәскәүнең кичке эфирларына чыкмый башлады. Аның урынына «Беренче канал» генераль директорының урынбасарын Кирилл Клейменовны куйдылар.
    835
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 08:40
    СОҢГЫ СЕЛФИ ҺӘМ ХУШЛАШУ СҮЗЛӘРЕ… /ФОТО, ВИДЕО/ Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар.
    761
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 17:06
    Җырчы Иркәгә нәрсә булган?! «Нооо,авыр да булды бу кон…» дип, башлаган сүзен Иркә үзенең аккаунтында.
    561
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 19:09
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    438
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 16:53
    Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде.
    411
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 18:10
    Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.
    410
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Контрактчы Илнар ялга кайткан Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.
    387
    0
    2
  • 23 февраля 2018 в 15:04
    Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
    345
    0
    2