Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

И.Метшин, гаиләсендә 10 нчы бала туган ата-анага: “Казанда шундый матур гаилә яшәве белән горурланам”

Шәһәр җитәкчесе туу турындагы таныклыгы, спорның су төрләре буенча быел үткәреләчәк дөнья чемпионатын ачу тантанасына чакыру тапшырды "Казан" гаилә үзәгендә Леонид һәм Раиса Верниковскийларның 10 нчы балалары Надеждага исем кушу тантанасы булды. Шатлыклы вакыйга белән бәхетле ата-аналарны Казан мэры Илсур Метшин котлады, аларга кызларының беренче рәсми документын - туу турындагы...

Шәһәр җитәкчесе туу турындагы таныклыгы, спорның су төрләре буенча быел үткәреләчәк дөнья чемпионатын ачу тантанасына чакыру тапшырды


"Казан" гаилә үзәгендә Леонид һәм Раиса Верниковскийларның 10 нчы балалары Надеждага исем кушу тантанасы булды. Шатлыклы вакыйга белән бәхетле ата-аналарны Казан мэры Илсур Метшин котлады, аларга кызларының беренче рәсми документын - туу турындагы таныклыгын тапшырды.

Тантаналы чарада Верниковскийларның барлык гаилә әгъзалары да катнашты. Әти-әниләренең сүзләренә караганда, гаиләдәге өлкән яшьтәге барлык балалар кече эне-сеңелләрен карарга булышалар, бер минутка да аларны күз уңыннан ычкындырмыйлар.

Күп балалы гаиләгә котлау сүзләре белән шәһәр җитәкчесе мөрәҗәгать итте. "Миллион халкы булган шәһәрнең мэры буларак, сезнең гаиләгездә 10нчы сабый туу белән котлау минем өчен дәрәҗә булып тора. Әлеге залга керү белән, сезнең балаларыгызны күрүгә, якты һәм күңелле булып китте, чөнки аларның һәрберсеннән сезнең гаиләгезнең шатлыгы һәм бәхете бөркелә. Казаныбызда шундый матур гаилә булуы белән горурланам мин!" - дип билгеләде Илсур Метшин.

Тантана ахырында шәһәр җитәкчесе әти-әниләргә кызларының туу турындагы таныклыгын, шулай ук спорның су төрләре буенча быел үткәреләчәк дөнья чемпионатын ачу тантанасына чакыру һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм тәмамланганнан соң, шәһәр мэр Верниковскийлар гаиләсе белән очрашты, балаларның һәм ата-аналарының яшәү шартлары турында сөйләштеләр. "Без бик тә сезнең үз йортыгыз белән яшәвегезне теләр идек: үзегезнең өй янында балалар уйный алырлык участогыгыз булсын иде, йорт янында бакчагыз - балалар да эшкә өйрәнеп үсәрләр иде. Без әлеге хыялны тормышка ашырыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз", - дип билгеләде Илсур Метшин һәм балаларга сәламәт, тату һәм бәхетле булып үсүләрен теләде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев