Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иммунолог омикрон-штаммны аерып торган симптомнарны атады

«Омикрон»ның төп симптомнары - тамакның бик нык авыртуы, борын тыгылу, коры ютәл.

Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок «Москва 24» телеканалына биргән интервьюсында коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы өчен хас булган симптомнарны санады.

«“Омикрон”ның төп симптомнары — тамакның бик нык авыртуы, борын тыгылу, коры ютәл. Моңа тагын температураның күтәрелүе, хәлсезлек һәм баш авыртуы да өстәлә», — диде белгеч.

Табиб сүзләренчә, коронавирусның башка вариантларын йоктырган пациентлардан аермалы буларак, «омикрон» штаммын эләктергән кешеләрдә күкрәк читлегендә авырту сирәк очрый. «„Омикрон“ шулай ук пневмония китереп чыгарырга мөмкин», — диде Болибок.

Моннан тыш, «омикрон» штаммын йоктырган очракта ис сизү тойгысы да югалуы ихтимал, әмма мондый хәл инде терелә башлаганда күзәтелә. Әлеге вариантны «дельта»дан өлкән яшьтәге пациентларда аш кайнатуга бәйле проблеманың борчымавы аерып тора. Хәер, балаларда ашказаны-эчәк трактына бәйле проблемалар күзәтелергә мөмкин, диде иммунолог.

Хәзерге вакытта табибларны барыннан да элек беренче тапкыр Ботсванада ачыкланган һәм алга таба грек хәрефе белән «омикрон» дип исемләнгән 32 мутацияле B.1.1.529 штаммы борчый.

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда белдергәнчә, пандемиянең омикрон-штамм китереп чыгарган яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атна вакыт калып бара. Ул коронавируска каршы вакцинация күләмен арттыру өчен медицина учреждениеләрен мобилизацияләргә кушты. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев