Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 96 процентка җиткән

Районда соңгы 10 елда иң аз җинаять былтыр теркәлгән. Шулай ук кылынган җинаятьләрне ачу ягыннан да иң нәтиҗәле ел булган. Өченчекөн Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә 2014 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышлап Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында узган киңәш­мәдә бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлев әнә шулай дип белдерде....

Районда соңгы 10 елда иң аз җинаять былтыр теркәлгән. Шулай ук кылынган җинаятьләрне ачу ягыннан да иң нәтиҗәле ел булган. Өченчекөн Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә 2014 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышлап Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында узган киңәш­мәдә бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлев әнә шулай дип белдерде.

-2014 елда җинаятьчелек республикадагы 35 эчке эшләр органында, шул исәптән безнең районда да кимеде. Барысы 111 җинаять факты теркәлде, бу исә 2013 ел күрсәткече белән чагыштырганда 40,3 процентка ким. Эшләнгән җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 96 процентка җитте һәм әлеге күрсәткеч безне Татарстанда 1нче урынга чыгарды. Гомумән алганда, коллектив 2014 елда үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәде, оператив вәзгыятьтә тотрыклылыкка ирешелде, - дип сөйләде ул.

Җитәкче чагыштыру өчен күрше районнар күрсәткечләрен дә китерде. Балтачта җинаятьләрнең - 82, Балык Бистәсендә - 81, Теләчедә 80 проценты гына ачылган. Димәк, безнекеләр яхшырак, оперативрак эшләгән. Бер генә мисал. Билгесез йөртүче 21 февральдә Шәмәрдән - Казан юлында юлда туктап торган "Газель" автомобиле хуҗасын бәрдереп, вакыйга урыныннан качып китә. Һәлакәтне күрүчеләр булмый. Шуңа да карамастан, бүлек хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә кеше үтерүдә шикләнелүченең автомобилен "кайнар эздән" 1,5 тәүлек дигәндә Вятские Поляны шәһәрендә таба алдылар. Шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең барысы да фаш ителгән.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев