Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова пандемиядә мәдәният өлкәсенең ничек үзгәрүен туры эфирда сөйләячәк

Бүген ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн туры эфирын үткәрәчәк.

Министр мәдәният өлкәсенең пандемия вакытында ничек көн күрүе турында сөйләячәк һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Ирада Әюпова шулай ук агымдагы елның уңышлары һәм 2021 елга планнар турында да сөйләр дип көтелә.

Министрга һәр теләгән кеше сорау бирә алачак. Иң актуаль сорауларга тапшыру кунагы туры эфирда җавап бирәчәк. Ә инде башка сорауларга министрлык белгечләре тапшыру тәмамлангач җавап бирер дип планлаштырыла.

Очрашу Татарстанның социаль челтәрдәге рәсми төркемнәрендә 11:00 сәгатьтә башлана.

"ВКонтакте", «Одноклассники», YouTube

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев